Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Шагыйрь мирасы – маяк ул

Бөгелмәнең "СУ-2" районында урнашкан "Татар тарихы һәм мәдәнияте музее" бинасында "КНИТУ"ның Бөгелмә филиалыннан бер төркем студентлар һәм килгән җәмәгать катнашында "ХХI гасыр яшьләрендә патриотлык хисләре тәрбияләү проблемасын хәл итүдә Муса Җәлил мирасының роле" дигән темага фәнни семинар булып узды. Альбина Зәбирова һәм Линира Идиятуллина каһарман-шагыйрьнең тәрҗемәи хәле белән таныштырганнан соң,...

Бөгелмәнең "СУ-2" районында урнашкан "Татар тарихы һәм мәдәнияте музее" бинасында "КНИТУ"ның Бөгелмә филиалыннан бер төркем студентлар һәм килгән җәмәгать катнашында "ХХI гасыр яшьләрендә патриотлык хисләре тәрбияләү проблемасын хәл итүдә Муса Җәлил мирасының роле" дигән темага фәнни семинар булып узды. Альбина Зәбирова һәм Линира Идиятуллина каһарман-шагыйрьнең тәрҗемәи хәле белән таныштырганнан соң, музей директоры, тарих фәннәре кандидаты Радик хәзрәт Зәбиров һәм "КНИТУ"ның Бөгелмә филиалы укытучысы, шулай ук тарих фәннәре кандидаты Алсу ханым Мөхәммәтдинова чыгыш ясап, шагыйрь мирасының бүгенге яшьләр өчен якты маяк булып торуын тормыш мисалларында аңлаттылар. Фикер алышуларда катнашкан хаҗи Габит ага Хәсән һәм башкаларның җанлы чыгышын да яшьләр игътибар белән тыңлады. Укучы кызлар Әминә Зәбирова һәм Алинә Таһированың Җәлил шигырьләрен бик тәэсирле итеп яттан сөйләүләре, видео- сюжетлар очрашуны тагын да үтемлерәк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса