Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Гөрләп эшли мәдәният йортыбыз

Мәдәният йорты яныннан көн дә үтеп йөрим. Чөнки мәктәпкә барасы юлым шуннан уза. Көн дә диярлек мәһабәт бинага сокланып карап китәм. Ул бистәбезнең матур җиренә урнашкан. Иң беренче булып, мәдәният йорты алдындагы биш колонна күзгә ташлана. Колонналар артында - ике якка ачылмалы зур ишек. Ишекне атлап кергәндә үк ниндидер дулкынлану...

Мәдәният йорты яныннан көн дә үтеп йөрим. Чөнки мәктәпкә барасы юлым шуннан уза. Көн дә диярлек мәһабәт бинага сокланып карап китәм.

Ул бистәбезнең матур җиренә урнашкан. Иң беренче булып, мәдәният йорты алдындагы биш колонна күзгә ташлана. Колонналар артында - ике якка ачылмалы зур ишек. Ишекне атлап кергәндә үк ниндидер дулкынлану сизәсең, әйтерсең лә, катлаулы имтиханга керәсең. Бина эче шундый матур, чиста. Безнең мәдәният йорты борынгы стильдә төзелгән. Эче шундый иркен, биек. Кергәч тә зур холл. Стеналарда матур рәсемнәр ясалган. Түшәмнәр дә сырлап бизәлгән. Мондый мәдәният йортлары хәзер бик сирәк сакланып калган. Концерт белән Карабашка килгән башкорт җырчысы Фидан Гаффаров та бу бинаны күргәч: "Күп шәһәрләрдә йөрдем, Италия сәхнәләрендә дә җырладым. Сезнең мәдәният йортыгыз Италиянекеннән бер дә ким түгел икән!" - дип, бик зур бәя биргән.

Мәдәният йортыбызга яраткан җырчыларыбыз әледән-әле килеп торалар. Без гаиләбез белән концертларга еш йөрибез. Күптән түгел генә Рифат Зариповның концерты булды. Әнием, әбием белән рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Концерт бик күңелле узды. Мондый чаралар үзебезнең мәдәният йорты үзешчәннәре катнашында да үтә. Алар күңелләрдә сакланып калырлык бәйрәмнәр, спектакльләр, төрле кызыклы кичәләр күрсәтәләр. Яңа ел бәйрәмнәре дә гөрләп үтте.

Күп кенә түгәрәкләр дә эшләп килә мәдәният йортында. Мәсәлән, җыр, бию, рәсем ясау түгәрәкләре. Бу түгәрәкләргә балалар бик теләп йөриләр. Рәсемнәр ясап, төрле күргәзмәләр оештыралар. Шушындый күңелле бинада кемнәр эшли соң? Мәдәният йорты мөдире булып үзебезнең Карабаш кызы Гүзәл апа Фазуллина эшли. Ул һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле булыр. Гаиләләре белән сәнгатькә гашыйк кешеләр - Гөлүсә апа Галиева, Алмаз абый, Алинә апа аның уң кулы, ярдәмчеләре булып торалар. Мәдәният йортыбызның шулай гөрләп эшләвендә аларның өлеше бик зур. Мин аларга шушы җаваплы авыр эшләрендә зур уңышлар теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса