Артист ялдан кайтуга туры хастаханәгә киткән
Мәдәният

Артист ялдан кайтуга туры хастаханәгә киткән

Эстраданың популяр артисты, юмор остасы Данир Сабиров гаиләсе белән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайткан. Ялдан кайтуга, Сабировлар туп-туры Казанның балалар республика клиник хастаханәсенә юл тоткан. Данирның ике кызы да Дубайда бармакларын авырттырган икән. «Мин - ялдан, балалар сугыштан кайткан төсле», - дигән артист үзе. - Шулай туры килде: икесе дә...

Эстраданың популяр артисты, юмор остасы Данир Сабиров гаиләсе белән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайткан.

Ялдан кайтуга, Сабировлар туп-туры Казанның балалар республика клиник хастаханәсенә юл тоткан. Данирның ике кызы да Дубайда бармакларын авырттырган икән. «Мин - ялдан, балалар сугыштан кайткан төсле», - дигән артист үзе.

- Шулай туры килде: икесе дә ялгыш тырнагын өзеп, бармагын авырттырды. Комда уйнап, тырнакларына зыян килгән, күрәсең, бармаклары шеште. Казанда хастаханәдә бәйләп куйдылар. Ә гомумән алганда, ялыбыз яхшы узды. Истәлеккә дип үземә гарәп ирләренең киемен сатып алдым. Шул киемнән шаян видео да төшердек. Быел беренче тапкыр әти-әниемне чит илгә алып барырга насыйп булды, Аллага шөкер. Бер атна ял күз ачып йомганчы узып китте. Озаграк торып булмады, чөнки юбилей концертыма әзерләнәсем бар, - дип сөйләгән Данир Сабиро