2 нче лицей укучылары кара урманга кереп китте
Татар мәдәният үзәге бөгелмәләрне әледән-әле сөендереп тора. Концертлары, күргәзмәләре дисеңме, төрле җылы очрашулар дисеңме. Башкала артистларыннан бер дә ким булмаган халык театры спектакльләрен карап рәхәтләнә идек. Хәзер исә курчак театры премьерасына чакыру алгач, кызыксыну белән бергә аптырап та калдым. Бөгелмәдә мондый тамашаның булганы юк иде бит әле. Һәм, чыннан да,...
Татар мәдәният үзәге бөгелмәләрне әледән-әле сөендереп тора. Концертлары, күргәзмәләре дисеңме, төрле җылы очрашулар дисеңме. Башкала артистларыннан бер дә ким булмаган халык театры спектакльләрен карап рәхәтләнә идек. Хәзер исә курчак театры премьерасына чакыру алгач, кызыксыну белән бергә аптырап та калдым. Бөгелмәдә мондый тамашаның булганы юк иде бит әле.
Һәм, чыннан да, Бөгелмәдә мондый тамашаның булганы юк иде! Югары сәнгать үрнәге. Әсәрнең сәхнәгә куелышы ягыннан да, музыкальлеге ягыннан да һәм артистларның уйнавы ягыннан да. Ә артистлары кем дисезме? Мәктәп укучылары, аларны исемләп атау кирәк: Айдар Биктаһиров, Роберт Гәрәйшин, Вилада Идрисова, Настя Семенова, Рената Латыйпова, Алинә Байгина, Тофиг Әхәдов - 2 нче лицейның 6 нчы сыйныф укучылары. Әби ролен исә татар теле укытучысы Зилә Узум башкарды. Режиссер ярдәмчесе Фәния Суховадан әле тамаша башланганчы ук сорыйм:
- Бөгелмәдә курчак театрының булганы юк бит, мондый уй ничек туды?
- Флюра Вәлиевнаның күптәнге хыялы инде бу. Ниһаять, башкарып чыгарга насыйп булды. Февраль аеннан артистларыбыз белән репетицияләр башлап җибәрдек.
- Мәктәп укучыларыннан артист ясау авырмы?
- Укучылар барысы да якты күңелле, актив, өйрәткәнне йотып кына баралар, авыр димәс идем. Бары тик татар теле, акцент өстендә озак эшләргә туры килде. Монда бит берничә милләттән булган катнаш гаиләләрдән балалар күп, татар телен бары тик татар теле дәресендә кулланалар.
Фәния ханым шулай дигәч, мин курчакларның сөйләшүенә аеруча игътибар итеп утырдым. Саф татар авылы балалары инде менә. Минем тамашага булган хисләремне премьераның хөрмәтле кунагы, мәгариф идарәсе начальнигының милли эшләр буенча урынбасары Фәүзия Мәхмүтова әйтеп бирде:
- Мин сезгә бөтен җаным-тәнем белән гашыйк булдым! - диде ул. Әле язгы бөре булып кына оешкан коллективка уңышлар һәм яңа үрләр теләде.
"Кара урманның яңа әкияте"н татар теленә тәрҗемә итүче һәм әсәрне сәхнәгә куючы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Шәриповадан алга планнар белән кызыксындым:
- Артистларыгызны рәхәтләнеп гастрольләрдә йөртергә була бит!
- Алга планнар күп, мәктәп укучылары, шәһәр халкына тәкъдим итәргә ниятлибез, чакырулар булганда үзебез дә чыгарбыз. Шулай ук "Идел-йорт" фестивалендә дә катнашу теләгебез юк түгел.
- Укучылар өчен азрак, кесәлек булса да, акча эшләү уе юкмы?
- Юк, безнең бурыч акча эшләү түгел, беренчедән, закон ягыннан киртә бар, икенчедән, максатыбыз - яшьләребездә татар теленә мәхәббәт уяту, аларны мөмкин кадәр күбрәк татар теленә җәлеп итү һәм шушы курчак театры аша татар сәнгате белән якыннан таныштыру.
Шушы максатка ирешү өчен Татар мәдәният үзге бер адым гына түгел, бер чакрым юл үтте. Алларында исә иксез-чиксез офык булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа