Зал Нурланга дәррәү кул чаба, «афәрин», «молодец» дип кычкыра.
Нюша: «Чын күңелдән әйтәм: мин үземнең ир-атымны таптым!» дип гаҗәпләнүен белдерә, «Ниһаять! Мин бәхетле!» сүзләре белән Нурланны кочаклый. Малай «Позвони» җыры белән остазларның мәхәббәтен яулый.
Нурлан Исмаилов 78 нче номерлы А.С.Пушкин исемендәге лицеенда белем ала. Аңа 11 яшь. Бәйгегә укытучысы Алинә Орлова әзерләгән.