Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Законда үзгәрешләр:Әгәр “Инвалид” билгесе булса...

2016 елның 6 февраленнән РФ Хөкүмәтенең быел 21 гыйнварда чыгарган "РФ Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы 23 нче номерлы Карары үз көченә керде. Хәзер "Инвалид" дигән билге куелган автомобиль белән идарә итүче кеше үзе белән инвалидлык турындагы документын да йөртергә тиеш. Моннан тыш, "Хәрәкәт тыела" (3.2), "Механик транспорт чараларының...

 

2016 елның 6 февраленнән РФ Хөкүмәтенең быел 21 гыйнварда чыгарган "РФ Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы 23 нче номерлы Карары үз көченә керде.

Хәзер "Инвалид" дигән билге куелган автомобиль белән идарә итүче кеше үзе белән инвалидлык турындагы документын да йөртергә тиеш.

Моннан тыш, "Хәрәкәт тыела" (3.2), "Механик транспорт чараларының хәрәкәте тыела" (3.3), "Туктап тору тыела" (3.28), "Айның так числоларында туктап тору тыела (3.29) һәм "Айның җөп числоларында туктап тору тыела" (3.30) дигән юл кагыйдәләре билгеләре I һәм II төркем инвалидлар идарә итә торган, яисә шундый инвалидларны, инвалид балаларны йөртә торган транспорт чараларына, әгәр ул чараларда "Инвалид" дигән билге куелган булса, кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса