Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Велосипедлы угрылар

Агымдагы елның 7 октябре көнне кичке җиденче яртыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлегендә эшләүче 263 нче экипажына оператив дежурный билгесез ике кешенең Осипенко һәм Путейская урамнары чатында бер хатын-кызны талаганнары турында хәбәр итә. Мөрәҗәгать иткән ханым (1974 елгы В.) яшәгән урынга тиз арада барып җиткән полицейскийлар ачыклавынча, В. кибеттән...

Агымдагы елның 7 октябре көнне кичке җиденче яртыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлегендә эшләүче 263 нче экипажына оператив дежурный билгесез ике кешенең Осипенко һәм Путейская урамнары чатында бер хатын-кызны талаганнары турында хәбәр итә.
Мөрәҗәгать иткән ханым (1974 елгы В.) яшәгән урынга тиз арада барып җиткән полицейскийлар ачыклавынча, В. кибеттән кайтып килгәндә, аның белән бергә булган иптәш хатынының кулыннан велосипедлы ике кеше килеп, сумкасын тартып алалар. Сумкада "Флай" телефоны, ике шешә аракы һәм 15 мең сум акча була.
Полиция хезмәткәрләре шунда ук районны тик-шерәләр һәм "Исток" кибете янында велосипедына утырып качып китәргә маташкан 1983 елгы гражданнин А.ны тоткарлыйлар. Караган вакытта аннан ханым әйткән телефонны табып алалар.
Ә талаучыларның икенчесен - 1985 елгы П.ны ташландык котельный артында акча янчыгын яндырырга маташкан вакытта тоткарлыйлар. Ханымның сумкасы да, акчасының бер өлеше дә анда табыла.
Шунысы гаҗәп, әле күпме генә вакыт узган, ә алар инде аракының беркадәресен эчәргә дә өлгергәннәр.
Тоткарланган гражданнарның икесе дә элек хөкем ителгән булган. Угры-талаучыларга карата, Җинаять кодексының 161 нче маддәсе, 2 нче өлеше нигезендә, җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итәләр безгә Бөгел-мә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса