Ваемсызлыкмы, саксызлыкмы?
2015 елның 1 октябрендә җаваплылыгы чикләнгән "УК "Нефтяник" җәмгыяте эшчесе Сәлимҗан Хөсәенов, Бөгелмәнең Орша урамындагы 4 нче номерлы өч катлы йорт түбәсен ремонтлау эшләрен башкарганда хосусый саклану чаралары күрми генә - башына каска кимичә, саклагыч билбау белән дә эләктерелмичә генә эшләгән. Нәтиҗәдә, өй түбәсеннән егылып төшеп, алган тән җәрәхәтләреннән вафат...
2015 елның 1 октябрендә җаваплылыгы чикләнгән "УК "Нефтяник" җәмгыяте эшчесе Сәлимҗан Хөсәенов, Бөгелмәнең Орша урамындагы 4 нче номерлы өч катлы йорт түбәсен ремонтлау эшләрен башкарганда хосусый саклану чаралары күрми генә - башына каска кимичә, саклагыч билбау белән дә эләктерелмичә генә эшләгән. Нәтиҗәдә, өй түбәсеннән егылып төшеп, алган тән җәрәхәтләреннән вафат була ул. "УК "Нефтяник" ҖЧҖ җитәкчелеге бу очракта хезмәт иминлеге законнарын бозып эш иткән: биеклектә эшләр өчен наряд-рөхсәт бирелмәгән, эш өчен җаваплы зат билгеләнмәгән, эш башкаручылар белән эш урынында инструктаж үткәрелеп, имза җыелмаган. Бөгелмә шәһәр суды оешма директоры Ольга Анисимованы РФ Җинаять кодексының 143 нче маддәсе, 2 нче өлешендә каралган тәртип бозуда (җаваплы затның хезмәт куркынычсызлыгын саклау таләпләрен бозу сәбәпле, саксызлык нәтиҗәсендә кеше үлеменә китерүдә) гаепле дип таныды һәм 3 ел сынау шарты белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокуроры өлкән ярдәмчесе Зөлфия Люткова. Моннан тыш, гаепләнүче зат тагын 2 ел дәвамында техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклауга бәйле эшләрдә җитәкчелек итү эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа