Уттан сакланыйм дисәң...
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре 2016 елның 25 маенда шәһәр һәм район территориясендә эшчәнлек алып бара торган кайбер оешмаларда булып, аларда янгын куркынычсызлыгына кагылышлы законнарның ничек үтәлешен тикшерде. Бөгелмә шәһәре прокуроры өлкән ярдәмчесе Артур КИСЕЛЁВ тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итә. Җаваплылыгы чикләнгән "Алтын Ай-сервис" җәмгыятендә узган тикшерү барышында биредә янгынга каршы...
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре 2016 елның 25 маенда шәһәр һәм район территориясендә эшчәнлек алып бара торган кайбер оешмаларда булып, аларда янгын куркынычсызлыгына кагылышлы законнарның ничек үтәлешен тикшерде. Бөгелмә шәһәре прокуроры өлкән ярдәмчесе Артур КИСЕЛЁВ тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итә.
Җаваплылыгы чикләнгән "Алтын Ай-сервис" җәмгыятендә узган тикшерү барышында биредә янгынга каршы закон таләпләрен үтәүдә хилафлыклар булуы ачыкланды: объектларда янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үтмәгән кешеләрнең эшләвенә юл куела; автоматик янгын сигнализациясе өлешчә генә эшли; күпфункцияле интеграцияләнгән янгын шкафлары яна торган материаллардан эшләнгән.
Җаваплылыгы чикләнгән "Автоцентр "Интер" җәмгыятендә янгын чыккан очракта, бу турыда хәбәр бирә торган автомат сигнализация шулай ук өлешчә юк, янгын куркынычы ягыннан төрле классларга карый торган бүлмәләр арасына утны чикли торган конструкцияләр куелмаган, эвакуация юлларында тайпылышлар бар, идәндә пандуслар юк, уттан саклану чаралары сеңдерелгән, махсус эретмәләр белән капланган өслекләрдәге зарарланган урыннар төзәтелмәгән, уттан саклардай башка материал белән капланмаган һ.б.
Җаваплылыгы чикләнгән "Фторо-пласт" җәмгыятендә шулай ук автомат режимда эшли торган янгын сигнализациясенең өлешчә генә булуы ачыкланды. Оешма җитәкчесе янгын чыккан очракта файдалану өчен әзерләнгән тышкы һәм эчке су чыганакларының, ут сүндерү җайланмаларының төзеклеген тәэмин итми, соңгыларын вакыт-вакыт карап, тикшереп тору оештырылмаган; янгын шкафлары да, күпфункцияле интеграцияләнгән янгын шкафлары да яна торган материаллардан эшләнгән.
Р.Ф. Шафиковның хосусый предприятиесе булган "Три шурупа" кибетендә шулай ук су чыганакларының төзеклеге тәэмин ителми, кешеләр инструктаж үтмәгән килеш эш башлыйлар, янгын чыга калган очракта, кешеләрне бинадан эвакуацияләү планы юк һ.б.
Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, әлеге оешмалар җитәкчеләренә: Андрей Куркинга, Игорь Дашукка, Игорь Яровкинга, Елизавета Машковага карата, РФ Административ хокук бозу кодексының 20.4 нче маддәсе, 1 нче өлеше нигезендә, административ эш кузгатылды. Моннан тыш, прокуратура җитәкчеләр һәм хосусый эшмәкәр исеменә янгын куркынычсызлыгына кагылышлы законнарны үтәүдә ачыкланган кимчелекләрне бетерергә кушып, язмача күрсәтмә бирде. Прокурор таләбе нигезендә төзелгән актлар урыннарда өйрәнелә, тикшерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа