* Сак булыгыз: мошенниклар!
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре күләмле профилактик эш алып баруга карамастан, социаль мошенниклар кармагына кабучылар һаман булгалап тора.
Эльвира НУРМӨХӘММӘТОВА,
күмәк мәгълүмат чаралары белән
элемтә буенча өлкән инспектор,
эчке служба капитаны.
Агымдагы елның 10 декабрендә 1976 елгы ханым үзенең банк картасы блокировкалану турында смс-хәбәр ала. Аны блокадалаудан туктату өчен ханым күрсәтелгән номерга шылтыратырга һәм аннан соң оператор инструкциясен тыңларга тиеш була. Ханым шулай эшли дә. Якындагы банкоматка барып җитеп, күрсәтелгән телефон номерларын җыя һәм... 30 мең сум акчасыннан колак кага.
Шуннан соң гына ул җирле телевидениедә күрсәтелгән профилактик роликны исенә төшерә. Зыян күрүче үзенең гамәлләрен тәүлеклек дежурдан кайткач ял итмәгән булуы, шуңа күрә мошенниклар "тәкъдим иткән" хәлгә тиешле бәя бирә алмаганлыгы белән аңлата.
Хөрмәтле бөгелмәләр! Истә тотыгыз - банк вәкилләре беркайчан да алай шылтыратмыйлар һәм клиентларга андый смс-хәбәрләр дә җибәрмиләр!
Банктан дигән мәгълүмат белән нинди дә булса хәбәр аласыз икән, кредит учреждениесе белән кичек-мәстән элемтәгә керегез. Моның өчен хәбәрдә язган телефон номерына түгел, ә банк картасында күрсәтел-гән номерга шылтыратыгыз.
Мошенниклар шулай ук "әлеге мизгелдә аферистлар сезнең банк картасыннан акча ала, счётны блокадалап кую өчен смс-хәбәрдә күрсәтелгән телефон номерына шылтыратыгыз" дип тә хәбәр бирергә мөмкиннәр. Куркуга төшкән карта хуҗасы бу "игелекле оператор"га шылтыратканда, ул тиз генә банкоматка барып, картаны куеп, пин-кодны һәм үзе әйткән номерны җыярга куша. Нәтиҗәдә шул вакытта сезнең акча мошенниклар кулына күчә.
Алданмагыз, уяу булыгыз!
* * *
Мошенниклыкның тагын башка төрләре дә шактый киң таралган. Шундыйлардан "сез зур суммада акча, яисә машина оттыгыз, аны алу өчен күпмедер күләмдә акча күчерүегез кирәк" дигән хәбәр килергә мөмкин. Бу - ЯЛГАН!
Билгесез бәндәләр кешеләрнең башын бутап, якыннарыгыз көтмәгәндә кыен хәлгә тарыды, аның проблемаларын хәл итү өчен аерым бер телефон номерына, яисә банк счётына акча күчерегез дигән хәбәр җибәрәләр.
Бозым-сихерне бетерәбез, алган товар өчен компенсация түләве, банк картасын блокадалаудан туктату дигән булып, яисә башка төрле алдаулар ярдәмендә дә сезнең акчага хуҗа булырга мөмкиннәр!
Алданмагыз, мошенниклар кармагына капмагыз!
Шундый кыңгыр гамәлләр белән шөгыльләнүчеләр турында ни дә булса беләсез икән, түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итүегезне үтенә-без: 02, 6-95-02, 6-96-02 (тәүлек әйләнәсенә).
Анонимлык гарантияләнә.