Салым түләүнең гадиләштерелгән системасы турында
Патент нигезендә гадиләштерелгән ысул белән салым түләү режимы аерым бер төр эшчәнлек алып бару хокукына ия булу өчен патент алу дигән сүз. Квартир һәм гаражны наймга биреп тору, һөнәрчелек, җәмәгать туклануын оештыру, кеше йөртү, машинкада басу эшләре, репетиторлык, көнкүреш хезмәтләре һәм микробизнесның башка төрләре - барлыгы 69 төр эшчәнлек күздә...
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
СОРАУ. Салым түләүчеләрнең кайсы категорияләре салым түләүнең гадиләштерелгән системасыннан патент нигезендә файдалана ала?
ҖАВАП. Хосусый эшмәкәр буларак рәсми теркәлгән, эшкә кемнедер яллый алу хокукына ия булган, әмма салым отчеты елында аларның исемлектәге уртача санын 5 кешедән арттырмаган эшмәкәрләр файдалана ала бу мөмкинлектән.
СОРАУ. Патент белән эшли башлагач, эшмәкәргә зур күләмдә отчетлар бирергә туры киләчәк дигәннәре дөресме?
ҖАВАП. РФ Салым кодексының 346.25.1 нче маддәсенең 11 нче пунктында күрсәтелгәнчә, патент буенча салым түләү системасын кулланып эшләүче эшмәкәрләр декларация тутырмыйлар. Алар салым учетын үзләре алып бара (шул ук маддә, 12 нче пункт). Андый эшмәмәкәрләрнең керемен исәпкә алу кенәгәсенең формасы, аны тутырып бару тәртибе Россия Финанс министрлыгы боерыгы белән расланган, ул ачканчы ук салым органы мөһере һәм җитәкчесенең имзасы белән расланган булырга тиеш.
СОРАУ. Патентны алу тәртибе турында аңлатсагыз иде?
ҖАВАП.Патент алу өчен эшмәкәр тиешле формада гариза язып, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итә. Гариза, кимендә, бер ай алдан язылырга тиеш. Мәсәлән, патент нигезендә 2011 елның 1 октябреннән эшли башлау өчен гаризаны 2011 елның 31 августына кадәр язу кирәк иде. Гаризаны салым органы 10 эш көне эчендә карап, тиешле җавабын җиткерә. Эшмәкәрнең теләге буенча патент 1 айдан 12 айга кадәр бирелә ала.
СОРАУ.Патентның бәясе ничек билгеләнә?
ҖАВАП. Патентның еллык бәясен ел дәвамында чама белән алыначак керемне 6 процентлы салым ставкасына тапкырлап табалар. Еллык керем мөмкинлекләре исә Татарстан Республикасының 2008 елның 3 октябрендә чыккан №81-ЗРТ Законы белән билгеләнә. Эшчәнлекнең күпчелек төрләре буенча (69 эшчәнлек төренең 64е өчен) патент 13500 сум тәшкил итә. Ә калганнары буенча сумма бераз башкачарак:
- автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләре белән шөгыльләнүчеләргә - 21600 сум;
- пассажирлар йөртү буенча автотранспорт хезмәте күрсәтүчеләргә - 2700 сум;
- йөк ташу буенча автотранспорт хезмәте күрсәтүчеләргә - 10800 сум;
- гаражларны, үз торагын, дача участокларын вакытлыча файдалануга биреп торучыларга, килүчеләргә хезмәт күрсәтү заллары булган җәмәгать туклануы оешмалары объектлары аша хезмәт күрсәтүчеләргә - 1800 сум;
- заллары булмаган җәмәгать туклануы оешмалары объектлары аша хезмәт күрсәтүчеләргә - 8100 сум. Кодексның 346.21 нче маддәсенең 3 нче пункты нигезендә, патент бәясе мәҗбүри пенсия иминияте, вакытлыча эшкә сәләтсез калу очрагы өчен күчерелә торган мәҗбүри социаль иминият, мәҗбүри медицина иминияте һәм производстводагы имгәнүләр, һөнәри авырулар очраклары өчен күчерелә торган взнослар суммасы күләменә киметелергә дә мөмкин. Әмма бу сумма патент суммасының 50 процентыннан артып китәргә тиеш түгел.
СОРАУ. Патентны түләү ничек башкарыла?
ҖАВАП.Салым түләүнең патент нигезендә гадиләштерелгән системасына күчкән эшмәкәр патент бәясенең өчтән берен шушы патент нигезендә эшли башлаганнан соң 25 календарь көннән дә соңга калмыйча түләп куярга тиеш. Ә калган өчтән ике өлешен патент срогы беткәч, 25 календарь көннән дә соңга калмыйча түли.
СОРАУ.. Эшмәкәрнең патентка булган хокукын югалту ихтималы бармы?
ҖАВАП.Әйе, түбәндәге очракларда хосусый эшмәкәр патент нигезендә салымны гадиләштерелгән юл белән түләү хокукын югалта:
- патент гамәлдә булган вакытта ялланган эшчеләре, шул исәптән гражданлык-хокукый килешүләр нигезендә эшләүчеләр саны 5 кешедән артып киткәндә;
- патент бәясенең өчтән берен тиешле срокта түләмәгәндә, яисә тулы күләмдә түләмәгәндә;
- салым чорындагы барлык керемнәре чик күләмнән - 60 миллион сумнан артып киткәндә.
Бу шартларның берсе генә булса да бозыла икән, әйткәнебезчә, хосусый эшмәкәр патент нигезендә салымны гадиләштерелгән юл белән түләү хокукын югалта. Патентка хокукны югалткан эшмәкәргә аның алдан түләп куйган патент суммасы кире кайтарып бирелми. Патентка хокукын югалтуы турында эшмәкәр 15 календарь көн эчендә салым органына хәбәр итәргә тиеш.
Әгәр дә патент алганнан соң аның гамәлдә булу срогы чыкканчы ук эшмәкәр ниндидер сәбәп буенча эшчәнлеген туктата икән, патент бәясе кабат чутланмый, эшмәкәр аның тулы суммасын тиешле вакытта түләп бетерергә тиеш була.
СОРАУ. Салым түләүнең патент нигезендә гадиләштерелгән юлын сайлаган эшмәкәр башкалар түли торган нинди салымнарны түләми?
ҖАВАП.Патент алучы түбәндәге төр салымнарны түләми:
- эшмәкәрлек эшчәнлеге барышында алынган кеременә салына торган физик зат кереме салымын;
- гадәти "гади юл" белән түләү мөмкинлегеннән файдаланучыларга салына торган бердәм салымны;
- бизнеска җәлеп ителгән милек салымын;
- өстәмә бәя салымын.
СОРАУ. Патент нигезендә гадиләштерелгән салым түләтү системасын кертү ни өчен кирәк булды?
ҖАВАП. Салым түләүнең патент нигезендә гадиләштерелгән системасы кече эшмәкәрлекне үстерүгә теләктәшлек итү, булышу һәм үз эше белән мәшгуль булганнарны "күләгәдән" чыгару максатыннан кулланыла башлады.
Финанси тотрыксызлык заманында әлеге махсус режимны куллану бик актуаль булып тора, чөнки эшмәкәрләргә акчасын янга калдырырга, отчетлар төзүгә вакыт һәм көчсарыф итмәскә мөмкинлек бирә.
Патент алу моңа кадәр эшен законлаштырмый гына алып барган эшмәкәрләргә үз керемнәрен легальләштерүгә юл ача. Патенты түләп куелган эшмәкәр дәүләтне алдамыйча, салым органнарыннан качып йөрмичә, тыныч күңел белән эшен дәвам иттерә ала.
Хөрмәтле салым түләүчеләр! Салым түләүнең без тәкъдим иткән бу төре сезне кызыксындыра икән, салым инспекциясендә 106 нчы бүлмәдә сез тулырак мәгълүмат ала аласыз. Шулай ук 8 (85594) 7-80-03 телефоны аша да хәбәрләшергә була.
Салым инспекциясе сезне әлеге режимнан - салым түләүнең патент системасыннан файдаланырга, шул рәвешле, түли торган салымнарыгызны закон нигезендә киметә алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска чакыра. Никадәр кабатласаң да, актуальлеген югалтмый торган гыйбарә бар: "Салымыңны түлә дә тыныч йокла!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа