Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Паспорт югалган очракта...

Агымдагы елның 9 мартында чыккан 53 нче Закон нигезендә РФ Салым кодексының 333-35 маддәсенең 2 нче өлешенә үзгәрешләр кертелде - дәүләт пошлинасыннан азат итү өчен сәбәпләр исемлеге арттырылды. Хәзер гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә зыян күреп, паспортын югалткан, яисә паспорты яраксыз хәлгә килгән очракта, яңа паспорт сорап мөрәҗәгать итүче гражданнар дәүләт...

 

Агымдагы елның 9 мартында чыккан 53 нче Закон нигезендә РФ Салым кодексының 333-35 маддәсенең 2 нче өлешенә үзгәрешләр кертелде - дәүләт пошлинасыннан азат итү өчен сәбәпләр исемлеге арттырылды. Хәзер гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә зыян күреп, паспортын югалткан, яисә паспорты яраксыз хәлгә килгән очракта, яңа паспорт сорап мөрәҗәгать итүче гражданнар дәүләт пошлинасы түләүдән азат ителәләр.

Исегезгә төшерәбез, РФ Салым Кодексының 333-33 нче маддәсенең 1 нче пункты, 18 нче аспунктына ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе гражданины, югалту я яраксыз хәлгә килү сәбәпле, паспортын алыштырган очракта, 1500 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса