Күрше шәһәрдә яшәүче бөгелмәленең банк картасыннан акча сарыф иткән
Зыян сигез мең сумга якын.
Күрше шәһәрдә яшәүче бөгелмәленең банк картасыннан акча сарыф иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенә банк картасыннан акчалар югалу турында гариза белән бер хатын мөрәҗәгать иткән. Биредә яшәүче хатын картасын югалтуы турында хәбәр иткән. Зыян сигез мең сумга якын тәшкил иткән.
Тикшерү барышында полицейскийлар нинди кибетләрдә сатып алулар башкарылганын ачыклаганнар. Оператив чаралар нәтиҗәсендә Лениногорскида яшәүче 44 яшьлек хатын-кызны тоткарлыйлар. Ул кылган эшен таныды, банк картасын тапканлыгын сөйләде, ләкин аның хуҗасын эзләмәгән. Кеше акчасын кулланырга карар кыла һәм үз ихтыяҗларына сигез мең сум тота.
Бу факт буенча Россия Федерациясе Җинаять Кодексының «Урлау» 158нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча матбугат хезмәте.
Полиция искәртә: банк картасы югалган очракта, урлаучылардан саклану өчен, аны блоклау өчен ашыгыч рәвештә банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әгәр дә сез банк картасын тапсагыз, аны кулланырга яки аның белән түләргә ярамый, чөнки бу җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин. Дөрес адым —картаны банкка яки якындагы полиция бүлегенә тапшыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа