Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Исерек хәлдә юл-патруль хезмәте инспекторын бәрдергән бөгелмәле ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, автоинспекторның аяклары сынган, баш мие селкенгән, шулай ук күпсанлы имгәнүләр алган.

Исерек хәлдә юл-патруль хезмәте инспекторын бәрдергән бөгелмәле ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта ТР Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хәл узган елның октябрь башында була. 23 яшьлек исерек бөгелмәле «тугызлы»  җиңел машина белән идарә итеп,  ЮХИДИ инспекторын бәрдерә, полицейскийны берничә йөз метр капот өстендә алып бара, шуннан соң агачка бәрелә һәм качып китәргә тырыша. Аны шунда ук тоткарлыйлар – җинаятьчене эзләүдә җирле халык ярдәм итә.

Егет судта соңгы сүз белән чыгыш ясый. Хөкем ителүче полицейскийны махсус бәрдермәвен һәм беркемгә дә зыян китерергә җыенмавын расларга тырыша, кылган гамәле өчен үкенүен белдерә.

Ахырда бөгелмәле аны катгый җәзага тартмауларын үтенә һәм кыска вакыт эчендә автоинспекторга мораль зыянны капларга вәгъдә итә.

Суд яшь кешегә гомуми режимлы колониядә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Моннан тыш, бөгелмәле зыян күргән полицейскийга мораль зыян өчен 200 мең сум компенсация түләргә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса