Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Холукларыгызны беләсезме?

Өстәмә тиешме? СОРАУ: Без ирем белән икебез дә олы яшьтә инде, икебез дә - II төркем инвалидлар. Бүген мин хезмәт пенсиясе алам, инвалидлык өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү (ЕДВ) түлиләр. Үзем хезмәт ветераны да әле. ТАССРның Мактау грамотасы да бар. Шуны беләсем килә иде: миңа хезмәт ветераны һәм...

Өстәмә тиешме?
СОРАУ: Без ирем белән икебез дә олы яшьтә инде, икебез дә - II төркем инвалидлар. Бүген мин хезмәт пенсиясе алам, инвалидлык өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү (ЕДВ) түлиләр. Үзем хезмәт ветераны да әле. ТАССРның Мактау грамотасы да бар. Шуны беләсем килә иде: миңа хезмәт ветераны һәм дәүләт бүләге - Мактау грамотасы өчен өстәмә түләү тиешме?
Алда язып үткәнчә, ирем дә - инвалид. Миңа аны караган өчен өстәмә түләргә тиешләрме? Кемдер, тиешләр, ди. Икенчеләр, юк, ди. Гомумән, пенсия түләү кәгазен-дә акчаны ни өчен түләгәннәрен, мәсәлән, хезмәт пенсиясе суммасын, инвалидлык өчен һ. б. аерым-аерым күрсәтсеннәр иде.
ҖАВАП: "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында"гы Федераль Закон нигезендә, инвалид булган кешеләрнең социаль ярдәмне ике төрле нигездә алу хокукы бар. Беренчесе буенча аларга хезмәт пенсиясе, инвалидларга, ярдәм йөзеннән группасына карап, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү түләнә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия бирелә. Алар шулай ук инвалидларга бирелә торган "социаль пакет" дип аталучы ярдәмгә дә хокуклы. Аны акчалата да алып була: бүген ул 795 сум тора. Шулай ук законда билгеләнгәнчә дә файдаланырга мөмкин. Монысына санаторийга бушлай юллама, анда бару-кайту чыгымнарын каплау, бушлай дарулар белән тәэмин итү һәм шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрү керә.
Хезмәт ветераны буларак, социаль ярдәмне төбәк казнасыннан алырга теләүчеләргә исә хезмәт пенсиясе түләнә (аның суммасы ике очракта да бертөрле), юл йөрү өчен ай саен 342 сум акча бирелә. Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташлама каралган, бушка теш протезы (кыйммәтле металлардан кала) куйдырырга мөмкин һәм колак аппараты бушлай бирелә.
Социаль ярдәмне инвалид буларак алу сәбәпле, сезгә төбәк казнасыннан күрсәтелә торган ярдәм тиеш түгел. Әлбәттә, сайлау мөмкинлегегез бар. Ләкин сезнең очракта социаль ярдәмне федераль казнадан алу
отышлырак. Гомумән, закон буенча хезмәт ветераны һәм республиканың Мактау грамотасы өчен бернинди дә өстәмә түләү каралмаган. Ул грамота, гадәттә, хезмәт ветераны статусына ия булу өчен нигез булып тора. Ә кеше ярдәменә мохтаҗ инвалидны караган өчен түләнә торган 1200 сум акча бары тик хезмәт яшендәге кешеләргә генә бирелә. Ул очракта да әле әлеге зат беркайда да эшләмәскә тиеш. Сез - пенсионер, шуңа күрә 1200 сум сезгә түләнә алмый.
Зыян килсә
СОРАУ: Миңа бәрелгән кешенең ОСАГО полисы эшләнмәгән, килгән зыянны кем каплаячак?
ҖАВАП: Әгәр дә гаепле якның ав-
тоҗаваплылыгы иминиятләштерел-мәгән икән, автоэкспертиза нәти-җәләре белән шул кеше яшәгән район судына мөрәҗәгать итәргә.
Гаепле якның иминият компаниясе акча түләргә теләмәгән очракта, аларның баш тартулары турында рәсми җавап алып, судка барырга
туры киләчәк.
Сорауларга
җавапларны әзерләгәндә
"Ватаным Татарстан"
газетасыннан файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса