Хокукларыгызны беләсезме?
Пособие түләү тәртибе СОРАУ: Әгәр ана кеше баласына бер яшь ярым тулганчы эшкә чыга икән (мәсәлән, баланы әбисе карый), бу очракта анага калган айлар өчен пособие түләнәме? ҖАВАП: Әгәр әни кеше тулы булмаган эш шартларында эшли икән, ул пособие алырга хокуклы. Тулы эш көне шартларында эшләгәннәргә исә пособие бирү туктатыла....
Пособие түләү тәртибе
СОРАУ: Әгәр ана кеше баласына бер яшь ярым тулганчы эшкә чыга икән (мәсәлән, баланы әбисе карый), бу очракта анага калган айлар өчен пособие түләнәме?
ҖАВАП: Әгәр әни кеше тулы булмаган эш шартларында эшли икән, ул пособие алырга хокуклы. Тулы эш көне шартларында эшләгәннәргә исә пособие бирү туктатыла.
Булачак әниләргә
СОРАУ: Мин беренче тапкыр әни булырга җыенам. Һәм, әлбәттә инде, декрет пособиесенә өметем зур. Бүгенге көндә законда үзгәрешләр бармы икәнен һәм пособиенең күпме күләмдә түләнгәнен беләсем килә.
ҖАВАП: Йөклелек һәм бала тудыру буенча больничный пособиесе эшли торган, ягъни страховкаланган хатын-кызга табиб-гинеколог тарафыннан йөклелекнең 30 атнасыннан соң берьюлы 140 көнгә (70 көн - бала туганчы, 70 көн - бала тугач) бирелә. Бала табу процессы катлауланган очракта больничный бала тудыру йортының медицина оешмасы тарафыннан тагын 16 көнгә кадәр озайтыла ала.
Игезәкләр туган очракта больничный кәгазе йөклелекнең 28 атнасыннан соң берьюлы 194 көнгә (84 көн - бала туганчы, 110көн - бала тугач) бирелә.
Гамәлдәге законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, булачак анага пособие аның декрет ялына чыгар алдыннан эшләгән икееллык (ягъни 2010-2011 еллардагы) хезмәт хакының уртачасыннан яки 2011 елның 1 гыйнварына кадәр булган тәртип буенча - декрет ялына чыгар айга кадәрге 12 ай-ның уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә һәм түләнә.
Моннан тыш, хатын-кызларга бала тапкач бер тапкыр 12405 сум күләмендә пособие бирелә, игезәкләргә исә ул ике тапкыр күбрәк түләнә.
Кемгә бирелә, кемгә - юк
СОРАУ: Яратып укый торган "Татарстан яшьләре"нең 4 сентябрь санында басылып чыккан "Авыртмаган башка - тимер тарак" дигән язмада: "Республика халкы 1 сентябрьдән җылылык өчен күбрәк түли башлаячак. Дөрес, гаиләнең кереме җан башына 30 мең сумнан артмаган очракта, субсидия түләнәчәк", - дигән җөмлә бар иде. Бу, дөрес булса, Татарстанның барлык районнарына да кагылмый икән, ләбаса. Шуңа аңлатма бирмәссезме?
ҖАВАП: Бу уңайдан халыкны социаль яклау идарәсендә шундый аңлатма бирәләр: "Үзәкләштерелгән җылыту системасы булган Казан, Чаллы, Зәй, Түбән Кама һәм Ютазы районнарының кайбер торак пунктларында җылылыкка түләүләр артты. Шуңа күрә әлеге субсидия шул шәһәрләрдә һәм районнарда яшәүчеләргә генә каралган".
Опекунның да хокукы бар
СОРАУ: Тәрбиягә алынган бала авырган очракта аны асрамага алган ата-анага больничный түләнәме?
ҖАВАП: Ятим баланы (балаларны) асрамага алган ата-ана ул балага карата опекун яки попечитель хокукына ия. Әгәр дә әти-әни хезмәт килешүе нигезендә эшләсә, бала авырып киткән очракта аларның берсенә авыру баланы караган вакытка больничный түләнә.
Сорауларга җавапларны әзерләгәндә
"Татарстан яшьләре" газетасыннан файдаланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа