Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Эшче төркем утырышы

Бөгелмә шәһәре прокуратурасында эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларында хокукларны үтәү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды. Бөгелмә шәһәре прокуроры карары буенча, шәһәр прокуратурасында эшмәкәрлек эшчәнлеге субъекларын яклау сораулары буенча эшче төркем эшли. Эшче төркем составына Бөгелмә муниципаль районының контрольлек итүче дәүләт һәм муниципаль, хокук саклау органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм районның бизнес өлкәсе...

Бөгелмә шәһәре прокуратурасында эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларында хокукларны үтәү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.

Бөгелмә шәһәре прокуроры карары буенча, шәһәр прокуратурасында эшмәкәрлек эшчәнлеге субъекларын яклау сораулары буенча эшче төркем эшли.

Эшче төркем составына Бөгелмә муниципаль районының контрольлек итүче дәүләт һәм муниципаль, хокук саклау органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм районның бизнес өлкәсе вәкилләре кергән.

Утырыш барышында агымдагы елда эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларын яклау өлкәсендә шәһәр прокуратурасының надзор эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

Моңардан тыш, очрашуда Бөгелмә зональ торак инспекциясе җитәкчесе чыгыш ясады. Ул контрольлек итүче орган эшчәнлеге нәтиҗәләре, эшмәкәрлек өлкәсендә еш очрый торган тәртип бозулар, эшләп килүче закондагы үзгәрешләр турында сөйләде.

Шулай ук утырыш барышында килеп туган эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларының эшчәнлеге сораулары буенча фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса