Бөгелмәнең Гафиятуллин урамында янгын чыккан
Күпкатлы йортның беренче катында фатир янган.
27 мартта 22.16 сәгатьтә 64нче янгын-коткару часте элемтә пунктына янгын турында хәбәр килә. Хәбәрдә подъездда янгын турында мәгълүмат була.
Коткаручылар килеп җитүгә янгын урынында түбәндәге хәл килеп чыккан: Гафиятуллин урамы ягыннан беренче каттагы фатир тәрәзәсеннән көчле төтен чыга. Коридорларда һәм подъездларда көчле төтен була. Янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләрен күршеләр каршы ала, алар беренче катта фатир януы турында кисәтәләр.
Янгын нәтиҗәсендә диванга зыян килгән, фатирның диварлары һәм түшәме сөремләнгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
«Янгынның башлангыч сәбәбе — билгесез затларның ут белән саксыз эш итүе», — дип хәбәр итте Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге тикшерүчесе эчке хезмәт лейтенанты К. Набережнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа