Бөгелмәленең алимент буенча миллион сумнан артык бурычы бар
Суд тарафыннан төзәтү эшләре рәвешендәге җәза билгеләнгән.
Хатын-кыз балигъ булмаган балаларны карау өчен алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде, әмма үз-үзен тотышын үзгәртмәгән. Даими эшкә урнашмаган, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә тормаган, суд приставы-башкаручы тарафыннан кабул ителгән чараларга җавап бирмәгән. Алимент түләүдән качу нәтиҗәсендә ике балигъ булмаган баланы матди карап торуга алимент йөкләмәләре буенча бурыч 1 174 796 сум 98 тиен тәшкил иткән.
— Суд җирле хатын-кызны РФ Җинаять Кодексының 157нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм аңа 6 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, ай саен хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кеременә тотып калачак, — дип сөйләделәр Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа