Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәле мошенникларга җиде миллион сумга якын акча күчергән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең дежур частена 57 яшьлек бөгелмәле мөрәҗәгать иткән, ул җинаятьчеләрнең корбаны булган.

Ир-атка үзен иминият компаниясе хезмәткәре дип таныштырган мошенник шалтыраткан һәм аңа медицина полисын алыштырырга кирәк, дип хәбәр иткән. Шуннан соң шалтыратучы бөгелмәлене СМС кодларын да кертеп, башка мәгълүматларны тапшырырга күндергән.

Аннары бөгелмәленең номерына үзен Росфинмониторинг хезмәткәре дип таныштырган хатын-кыз шалтырата. Әңгәмәдәш белдерүенчә, мошенниклар аның исеменнән кредит рәсмиләштерергә тырыша, ә акчалар башка илләргә счетларга күчереләчәк. Ул ир-атка террорчылыкка булышлык итүдә гаепләү яный, дип хәбәр итә һәм акчаны куркынычсыз счетка күчерүне сорый.

17 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр бөгелмәле күрсәтелгән счетларга 5 млн сум күчергән. Аннары аны 1 млн 700 мең сумга ике банкта кредитлар рәсмиләштерергә күндерәләр, ул акчаларны шулай ук мошенникларга күчерә.

Шулай итеп, бер атна эчендә бөгелмәле аферистларга 7 млн сум чамасы күчергән, банк хезмәткәре аның гамәлләренә шикләнеп, полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән. Элегә эш тикшерү стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса