Бөгелмәле автомобиль шиннары саткан
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча уголовный розыск оперуполномоченныйлары фаразланган мошенникның шәхесен һәм кайда булуын ачыклаган.
31 яшьлек элек хөкем ителмәгән җирле кеше үзенең танышлары даирәсендә, шулай ук бушлай белдерүләр мәйданчыгында эш иткән. Ул үзен автомобиль шиннары сатучы дип таныштырган. Булмаган товарлар өчен акчаларны зыян күрүчеләр шикләнелүченең апаларының банк картасына күчергәннәр яки аңа шәхсән тапшырганнар.
Беренчел тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре тагын җиде эпизод ачыклаган. 2024 елның октябреннән 2025 елның гыйнварына кадәр шикләнелүче 1 миллион 300 мең сумнан артык матди зыян китергән.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Аңа читкә китмәү һәм тиешле тәртибе турында язылу рәвешендә чик кую чарасы сайланган. РФ Җинаять Кодексының 159нчы маддәсенең 2нче бүлегендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа