Бөгелмәдә шәхси йортта янгын чыккан
Янгын чыгуның беренчел сәбәбе — тәмәке тартканда саксызлык.
22 мартта 20 сәгать 33 минутта 64нче янгын-коткару часте элемтә пунктына Международный урамында янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Урынга килгәч, коткаручылар агач веранданың ачык януына тап булалар. Тышкы ишек ачык була, беркем дә ярдәм сорамый. Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗабикәсе каршы ала һәм бинада беркем дә юклыгын хәбәр итә, шулай ук тиз янучан сыеклыклар, газ баллоннары һәм электр энергиясе юклыгы ачыклана. Утның күрше корылмаларга таралу куркынычы күзәтелми.
— Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның башлангыч сәбәбе тәмәке тартканда саксызлык дип билгеләнгән, — дип сөйләде Бөгелмә муниципаль районы буенча Эчке эшләр бүлеге һәм ПР өлкән инспекторы эчке хезмәтнең кече лейтенанты В. С. Әхмәдуллина.
ФОТО: 64нче янгын-коткару часте архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа