Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә шәхси йортта янгын чыккан

Янгынның башлангыч сәбәбе — электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.

Сигезенче мартта 20.39да 64нче янгын сүндерү пунктына, Кочубей урамындагы шәхси торак йортта янгын турында хәбәр килә.

Коткаручылар килеп җитүгә 20 сәгать 47 минутта янгын урынында түбәндәге хәл килеп чыккан: тышкы билгеләр буенча өйнең ачык януы һәм өй түбәсе януы күзәтелгән, шулай ук бөтен мәйдандагы агач верандадан өй тәрәзәләреннән куе кара төтен чыгып торган, тышкы ишек ачык булган, ярдәм сораучы булмаган.

Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлеге һәм ПР начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Юрий Хребет хәбәр итте.

Янгын сүндерү бүлекчәләрен йорт хуҗабикәсе каршы ала, ул бина эчендә беркем дә юк, дип аңлата.

Янгын нәтиҗәсендә йортның агач янкормасы (верандасы) янып беткән, йортның түбәсе һәм түшәме зыян күргән.
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ERID:2VtzquhX6LR