Бөгелмәдә өч балалы хатын газ исенә агуланган
Белгечләр берничә хокук бозу очрагын ачыклаган.
Бөгелмәдә Бауман урамындагы 2нче йортта 3, 6 һәм 8 яшьлек балалары белән хатын-кыз сөрем газыннан агуланган. Зыян күрүчеләр үзәк район хастаханәсенә озатылган, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт торак инспекциясендә.
Һәлакәт урынына килгән газ хезмәте бригадасы берничә җитди хокук бозу очрагын ачыклаган: суыру көче, шулай ук бүлмәдә вентиляция каналында тарту көче булмаган. Тикшерүдән соң барлык җитешсезлекләр бетерелгәнче газ колонкасын сүндерергә карар кабул ителде.
Моннан тыш, фатирда яшәүчеләр фатирны кухня белән бүлмәләрнең берсен берләштереп үзгәртеп планлаштырганнары ачыкланган. Шуңа бәйле рәвештә газ хезмәте хезмәткәрләре вентиляция каналлары һәм төтен чыгару юлларының соңгы тапкыр кайчан тикшерелүен ачыклау өчен документларны тикшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа