Бөгелмәдә мунча янган
Һәлакәт нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
30 мартта 64нче янгын сүндерү-коткару часте элемтә пунктына Добровольский урамындагы шәхси мунчада яну турында хәбәр килә.
Коткаручылар килеп җиткәндә янгын урынында мунчаның түбәсеннән төтен чыга, тышкы ишеге ачык була, беркем дә ярдәм сорамый.
Янгын сүндерүчеләрне хуҗа каршы ала, ул мунча эчендә кеше, газ баллоннары юклыгын, электр энергиясе сүндерелгән, дип аңлата. Янгынның башка корылмаларга таралу куркынычы булмаган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе — җылыту мичләренең һәм төтен чыгару юлларының дөрес куелмавы, төзек булмавы, дип хәбәр итте Бөгелмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәтнең кече лейтенанты В. С. Әхмәдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа