Бөгелмәдә янгын чыккан
Янгын Полигон урамындагы шәхси мунчада башланган.
Пәнҗешәмбе көнне, 6 мартта, 09.40 сәгатьтә, «Глонасс-112» системасы буенча 64 нче янгын-коткару часте элемтә пунктына янгын турында хәбәр килә.
Утынлык белән шәхси кирпеч мунча яна. Төзелешнең зурлыгы — 7×5 метр, түшәмәсе агачтан, ике яклы түбә, черепица белән капланган. Мунча электрлаштырылган, газлаштырылган, анда җылылык бирү мичкә ягып башкарылган.
Янгын чыгуның беренчел сәбәбе электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу, дип хәбәр итте Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге өлкән инспекторы, эчке хезмәтнең кече лейтенанты В. С. Әхмәдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа