Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә бер атнада 9 исерек машина йөртүче тоткарланган

Бөгелмәлеләрне исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән яки медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен хокукларыннан мәхрүм иткәннәр.

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе хәбәр итүенчә,
14–21 гыйнварга кадәр вакыт эчендә җәмәгать хөкемдарлары тугыз ачык суд утырышы үткәргәннәр. Анда Ибраһимов Равил Хәмит улын, Семёнов Сергей Евгеньевичны, Куликова Ольга Илшат кызын, Казаков Игорь Ханифовичны, Илалдинова Гөлназ Жәүдәт кызын, Фомин Алексей Павловичны, Батыршин Фәнис Фәнил улын, Масько Григорий Ивановичны, Колчин Юрий Михайловичны, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартканнар.

Мондый тикшерү алар гамәлендә җинаять җаваплылыгы тотарлык каршылыклар, транспорт йөртүче вазыйфаи затның медицина тикшерүе узу турындагы таләбенә каршы килмәгән һәм башка аерым шартлар үтәлгән очракларда уздырыла. Хокук бозучыларның һәркайсы, гамәлләренә күрә, 1 ел да 6 айга һәм 1 ел да 7 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү, 30ар һәм 45 мең сум күләмендә штраф түләү рәвешендә җәзага тартылганнар. 

Карар әлегә үз законлы көченә кермәгән.

Материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия тарафыннан тәкъдим ителә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса