Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә кафеларының берсендә конфликт сугышу белән тәмамлана

30 яшьлек бөгелмәле хатын-кыз сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салуда гаепләнеп суд каршына баскан.

Ачыкланганча, 2023 елның августында гаепләнүче, исерек хәлдә, шәһәр кафеларының берсендә хатын-кызга ташлана һәм аяклары белән зыян күрүченең битенә, башына һәм тәненә кимендә ун тапкыр тибә, аннары аның йөзенә очлы пыяла кисәген ыргыта.

Үз гамәлләре белән гаепләнүче зыян күрүчегә физик авырту һәм тән җәрәхәтләре китергән. Алынган җәрәхәтләр хатын-кызның йөзен ямьсезләндергән, бу РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2008 елның 24 апрелендәге 194н номерлы «Кеше сәламәтлегенә китерелгән зыянның авырлыгын билгеләүнең медицина критерийларын раслау турында» гы боерыгының 6.10нчы пункты нигезендә кеше сәламәтлегенә авыр зыянның квалификацияле билгесе булып тора.

Җәнҗалчы җинаять кылуда гаебен танымады. Әмма суд утырышында тикшерелгән дәлилләр, шул исәптән видеокүзәтү камерасыннан каралган видеоязма аның күрсәтмәләрен кире какты.

Җинаятьнең факттагы шартларын, кылынган җинаятьнең характерын һәм иҗтимагый куркыныч дәрәҗәсен һәм гаепләнүченең шәхесен исәпкә алып, суд аны Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 111нче маддәсенең 2нче өлешенең «з» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм гомуми режимлы төзәтү колониясендә 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде. Гаепләнүченең җәзасы аның балалары ундүрт яшькә җиткәнче кичектерелә.

Хөкем карары әлегә законлы үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса