Бөгелмәле гаебен танымады...
Бөгелмә шәһәр суды, законлы сәбәбе булмаса да, хәрби хезмәткә барудан баш тарткан өчен 27 яшьлек Илгизгә мөнәсәбәттә РФ Җинаять кодексының 328 нче маддәсе, 1 нче өлеше нигезендә кузгатылган җинаять эшен тикшерде (хәрби һәм альтернатив гражданлык хезмәтеннән качып йөрү). Судта билгеләп үтелгәнчә, Илгиз, җитди сәбәбе булмауга карамастан, ТР Бөгелмә шәһәре хәрби...
Бөгелмә шәһәр суды, законлы сәбәбе булмаса да, хәрби хезмәткә барудан баш тарткан өчен 27 яшьлек Илгизгә мөнәсәбәттә РФ Җинаять кодексының 328 нче маддәсе, 1 нче өлеше нигезендә кузгатылган җинаять эшен тикшерде (хәрби һәм альтернатив гражданлык хезмәтеннән качып йөрү).
Судта билгеләп үтелгәнчә, Илгиз, җитди сәбәбе булмауга карамастан, ТР Бөгелмә шәһәре хәрби комиссариатыннан килгән повесткаларга буйсынмаган, хәрби хезмәткә әзерлек барышында үткәрелә торган чараларга йөрмәгән, хәрби хезмәт үтәргә тиеш дигән бурычтан үзбелдек белән баш тартып, читтә калырга ниятләгән булган.
- Судта ул үз гаебен танымады. Аннан дәүләт файдасына 80 000 сум күләмендә штраф түләтү турында хөкем карары чыгарылды. Карар әлегә үз көченә кермәгән, - дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокуратурасыннан прокурор ярдәмчесе Диана Юнысова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа