Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре «кайнар эзләр» буенча машинадан урлау очрагын ачкан

Полиция бүлегендә яшьләр үз гаепләрен таныйлар һәм күрсәтмәләр бирәләр. Хатын-кыз, шул рәвешле, үзенең элеккеге өйдәшеннән үч алырга теләвен әйтә.

Урлау турында гариза белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенә 66 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аның сүзләренә караганда, билгесез кешеләр Алексеева урамындагы йорт ишегалдында калдырылган “ВАЗ-21093” автомашинасының тәрәзәләрен ватып, салоннан сабвуфер һәм автомагнитола урлаган. Китерелгән зыян суммасы 14 мең сум тәшкил итә.

Кыска вакыт эчендә полиция хезмәткәрләре шикләнелүчеләрне ачыклый. Алар 20 һәм 22 яшьлек ике җирле кеше, шулай ук зыян күрүченең улының 36 яшьлек өйдәше булып чыга.

Полиция бүлегендә яшьләр үз гаепләрен таныйлар һәм күрсәтмәләр бирәләр. Хатын-кыз, шул рәвешле, үзенең элеккеге өйдәшеннән үч алырга теләвен әйтә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Полиция хезмәткәрләре урланган әйберләрне табып, җинаять эше материалларына матди дәлилләр сыйфатында җәлеп иткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса