Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә судында Евгений Деданинны үтерү эше буенча шаһитлардан сорау алу уздырганнар

Җинаять узган елның 1 сентябрендә күмәртәләп сәүдә итү базасында булган иде.

Бөгелмәдә бизнесмен Деданинны үтерү турындагы эш буенча суд башланды. Тикшерү вакытында эшкуарны үтерүче Араик Мирзоян сак астында булган. Ул кеше үтерүдә, шулай ук алдан корал әзерләүдә һәм саклауда гаепләнә.

Дәүләт гаепләве материаллары буенча, хөкем ителүче үзен үтерүдә гаепле дип таный.

Бизнесмен Евгения Деданинның хатыны, суд утырышларын тыңлау үзе өчен авыр булуын аңлатып, анда катнашмаска рөхсәт сораган. Процесста катнашучылар аңа каршы килми. Китәр алдыннан ул “ире нинди кеше булган?” дигән сорауга җавап бирә:

 – Ул гаугачыл кеше түгел иде, дошманыбыз юк дип уйлыйм. Ул бик мәрхәмәтле, ярдәмчел иде.

Олеся Деданинага: “Мирзоян нинди җәзага лаек?” – дигән сорау да бирелгән.

“Бернинди ташлама да булырга тиеш түгел. Нинди җәза тиеш, шуңа лаек. Ул мине ирсез, балаларны әтисез, әти-әнисен улсыз калдырды,” – дип җавап бирде мәрхүм бизнесменның хатыны һәм суд бинасыннан чыгып китте.

Ул киткәннән соң, суд шаһитларны – фирма хезмәткәрләрен тыңлады.

– Мин ачык тәрәзә янында икенче катта офис бинасында идем. Бу төштән соң иде, сәгать икенче киткәч булды. Мин хезмәткәрләр белән сөйләшә идем, шартлау-ату тавышы ишетеп, тәрәзә яннына килдек. Тәрәзә бик югары, ас та ни булганын тиз генә күреп аңларлык түгел. Безгә ашыгыч ярдәм чакыртырга кушып, астан кычкырдылар. “Нәрсә булды?” – дип сорадым. Миңа: “Евгений Александровичка аттылар!” – җавап бирделәр, шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртырга йөгердем, – дип сөйләде шаһит.

Фирма хезмәткәре өч шартлау тавышы булганын әйтә.  Ул аска төшә, Деданин җирдә ята торган була, хатын аның пульсын капшап карый, әмма яңадан бөтенләй кагылмаска була, чөнки Евгенийның башында һәм муенында кан күрә, һөҗүмченең үзен күрмәдем, ди.

Җинаять узган елның 1 сентябрендә булган иде. Евгений Деданинга терәп өч тапкыр аталар. Тиздән эшкуарны үтерүче тоткарлана. Ул Самара өлкәсендә яшәүче Әрмәнстанның 54 яшьлек гражданины Араик Мирзоян булып чыга. Ул аңлатканча, җинаятьне дусллары өчен үч алу максатыннан эшли. Ике еллап элек Деданин   үз йортына бәреп кергән талаучыларны үтергән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса