Бөгелмә суд залыннан: Әзерли, чакыра, сыйлый...
Бөгелмә шәһәр суды гражданин Л. белән гражданка У.ны, РФ Җинаять кодексының 232 нче маддәсе, 2 нче өлеше нигезендә хөкем итеп, берсен 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм кырыс режимлы колониягә җибәрү, икенчесен 3 елга иректән мәхрүм итү һәм шартлы төстә 3 елга сынау срогы билгеләү турында карар чыгарды. Бөгелмә шәһәр...
Бөгелмә шәһәр суды гражданин Л. белән гражданка У.ны, РФ Җинаять кодексының 232 нче маддәсе, 2 нче өлеше нигезендә хөкем итеп, берсен 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм кырыс режимлы колониягә җибәрү, икенчесен 3 елга иректән мәхрүм итү һәм шартлы төстә 3 елга сынау срогы билгеләү турында карар чыгарды.
Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренә караганда, Узган елның августыннан алып, быел гыйнвар аена кадәр алар, икесе дә наркотик кулланучы буларак, моның белән генә чикләнмичә, җинаятьчел эшләр оештырырга карар кылалар һәм бу эштә үзләренең рольләрен дә бүлешәләр: Л. наркотикларга мохтаҗ кешеләрне эзләп табарга, квартирына алып кайтырга, үзләре әзерләгән, бер уңайдан үзләре дә куллана торган наркотик матдәләрне тәкъдим итәргә тиеш була. Ә аның белән бергә яшәүче У. составында морфин булган ул матдәләрне әзерләшә, притон сыйфатында кулланылган квартирны җыештыра, җилләтә, савыт-сабаларны юа, тәрәзәдән тирә-юньне күзәтеп, чит кешеләр, шул исәптән хокук саклау органнары вәкилләре килмиме икәнен күзәтеп тора.
Бу гражданнарга Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте ТР идарәсе Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре әлеге кыңгыр эшләре өчен кисәтү ясаган, җинаятьчел гамәлләрен туктатуны таләп иткән булуга карамастан, Л. да, У. да системалы төстә наркоманнарны чакыып, үз квартирларын притон сыйфатында файдалануны дәвам иттерәләр.
Хөкем ителүчеләр судта үз гаепләрен тулысынча таныдылар, үкенү белдерделәр, эш аерым тәртиптә каралды. Аларның гамәлләрен суд РФ Җинаять кодексының 232 нче маддәсе, 2 нче өлешенә туры килә дип бәяләде, ягъни хөкем карары аларга алдан үзара килешү юлы белән притон оештыручы төркем буларак җәза чарасын билгеләде.
Хөкем карары әле үз көченә кермәгән, 10 көн эчендә Бөгелмә шәһәр суды аша ТР Югары Судына аппеляция тәртибендә шикаять ителә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа