Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бер атна эчендә биш бөгелмәле хокукларыннан мәхрүм ителгән

Судта исерек хәлдә руль артына утырган яки медицина тикшерүеннән баш тарткан машина йөртүчеләргә җәза билгеләделәр.

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе хәбәр итүенчә,22–28 гыйнварга кадәр вакыт эчендә җәмәгать хөкемдарлары биш ачык суд утырышы үткәргәннәр. Анда Олег Олегович Мордашевны, Равил Госман улы Гайнетдиновны, Виктор Иванович Григорьевны, Антон Александрович Исаевны һәм Алексей Николаевич Меньшаевны исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартканнар.

Мондый тикшерү алар гамәлендә җинаять җаваплылыгы тотарлык каршылыклар, транспорт йөртүче вазыйфаи затның медицина тикшерүе узу турындагы таләбенә каршы килмәгән һәм башка аерым шартлар үтәлгән очракларда уздырыла. Хокук бозучыларның һәркайсы, гамәлләренә күрә, 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү, 30ар һәм 45 мең сум күләмендә штраф түләү рәвешендә җәзага тартылганнар. 

Карар әлегә үз законлы көченә кермәгән.

Материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия тарафыннан тәкъдим ителә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса