Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Алты бөгелмәле зур штрафлар түләячәк һәм хокукларыннан мәхрүм ителәчәк

Хокук бозучылар автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән яки медицина тикшерүеннән баш тарткан.

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе хәбәр итүенчә, 5–11 февральгә кадәр вакыт эчендә җәмәгать хөкемдарлары алты ачык суд утырышы үткәргәннәр. Анда Айдар Мөкатдис улы Сафинны, Ольга Викторовна Кожухованы, Максим Александрович Макаровны, Марина Вячеславовна Дёминаны, Рафаэль Гамир улы Кәримовны һәм Геннадий Андреевич Позинны, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартканнар.

Мондый тикшерү алар гамәлендә җинаять җаваплылыгы тотарлык каршылыклар, транспорт йөртүче вазыйфаи затның медицина тикшерүе узу турындагы таләбенә каршы килмәгән һәм башка аерым шартлар үтәлгән очракларда уздырыла. Хокук бозучыларның һәркайсы, гамәлләренә күрә, 1 ел да 6 айга һәм 1 ел да 7 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү, 30 мең һәм 45 мең сум күләмендә штраф түләү рәвешендә җәзага тартылганнар. 

Карар әлегә үз законлы көченә кермәгән.

Материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия тарафыннан тәкъдим ителә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса