Алты бөгелмәле зур штрафлар түләячәк һәм хокукларыннан мәхрүм ителәчәк
Хокук бозучылар автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән яки медицина тикшерүеннән баш тарткан.
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе хәбәр итүенчә,29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр вакыт эчендә җәмәгать хөкемдарлары алты ачык суд утырышы үткәргәннәр. Анда Руслан Рөстәм улы Кутюшевны, Артур Наил улы Калимуллинны, Рафаэль Илдус улы Саврандеевны, Игорь Хәниф улы Казаковны, Алик Александрович Абдурахмановны, Александр Васильевич Досаевны, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартканнар.
Мондый тикшерү алар гамәлендә җинаять җаваплылыгы тотарлык каршылыклар, транспорт йөртүче вазыйфаи затның медицина тикшерүе узу турындагы таләбенә каршы килмәгән һәм башка аерым шартлар үтәлгән очракларда уздырыла. Хокук бозучыларның һәркайсы, гамәлләренә күрә, 1 ел да 6 айга һәм 1 ел да 7 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү, 30ар һәм 45әр мең сум күләмендә штраф түләү рәвешендә җәзага тартылганнар.
Карар әлегә үз законлы көченә кермәгән.
Материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия тарафыннан тәкъдим ителә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа