Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

21 яшьлек бөгелмәле телефон мошенниклыгының корбаны булган

Корбанга курьер шалтырата, чәчәкләр китерү турында хәбәр итә һәм код атауны сорый.

Бөгелмә полициясенә 21 яшьлек бөгелмәле мөрәҗәгать иткән. Ул телефон мошенниклыгының корбаны булган. Явыз ниятле, үзен чәчәк кибете курьеры дип таныштырып, чәчәк бәйләме алуны раслау өчен кодны атавын сорый. Кыз, шикләнмичә, саннарны хәбәр итә. Аннары ул «Госуслуги» порталын ачып карамакчы була, ләкин керә алмый. Көтелгән букетын да ул ала алмаган, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Хәзер зыян күрүчегә шәхси кабинетка керү мөмкинлеген торгызу һәм төрле банкларда кредит гаризаларын тикшерү кирәк булачак.

Полиция хезмәткәрләре катгый рәвештә киңәш итә: барлык хәбәрләрне дә игътибар белән укырга, бигрәк тә саннар булса. СМС-кодларны таныш булмаган кешеләргә хәбәр итмәскә. Уяу булырга, үзегезне алдарга ирек бирмәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ERID:2VtzquhX6LR