Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Шат күңелле... кер кыстыргычлар

Бөгелмә “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Людмила Голубева социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар белән Ватсап мобиль кушымтасының видеоэлемтәсе аша “Шат күңелле кер каптыргычлар” дигән чара үткәрде.

Әйе, әйе, кер киптергәндә кулланыла торган гади каптыргычлар. Эштә аның төрле төстәге һәм төрле зурлыктагылары кулланылды.

Дәрес барышында алар төрле җәнлекләргә, кошларга әверелделәр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар кулының вак моторикасын, сенсор күнекмәләрен һәм пространстволы күзаллауларны ныгытырга, сөйләмнең коммуникатив функциясен үстерергә ярдәм иттеләр. Дәрес ялыктыргыч һәм кызыксыз булмасын өчен, эш барышында күңелле шигъри текстлар, уен алымнары кулланылды. Бик мавыктыргыч һәм файдалы булып чыкты ул уеннар

Людмила Голубева  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса