Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Психолог җитәкчелегендә Бөгелмә яшүсмерләре эмоцияләр дөньясын өйрәнәләр

Катнашучылар теге яки бу хәлгә үзләренең һәм башка кешеләрнең эмоциональ реакциясен фаразладылар.

Бөгелмә районының «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Галина Артеполихина балигъ булмаганнар белән төркемле дәрес үткәрде. Чара эмоциональ сфераны, хәтерне, ассоциатив фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән иде.

«Семейка Гномс» метафорик карталар ярдәмендә, «Эмоцияләр мозаикасы», «Мимнар», «Мин бүген нинди?» күнегүләрен башкарып, балалар кызыклы форматта хис-тойгылар дөньясын өйрәнделәр. Балалар явызлык, үпкә, гаҗәпләнү, шатлык яки курку хисләрен тудыра торган хәлләрне карадылар. Катнашучылар теге яки бу хәлгә үзләренең һәм башка кешеләрнең эмоциональ реакциясен фаразладылар.

Ахырда психолог балаларга кабат очрашырга һәм метафорик карталар белән эшләүне дәвам итәргә тәкъдим итте.

Автор - психолог Артеполихина Галина
Голубева Людмила фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса