Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Авыл китапханәсендә “Чуар тавык” балалар бакчасының татар төркеменә йөрүче балалар өчен әдәби чара оештырдылар

Балалар бик матур итеп татар халык биюен башкардылар.

Билгеле булганча, 2021 ел хөкүмәтебез тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Прогресс авыл китапханәсендә  “И туган тел, и матур тел” дип исемләнгән әдәби сәгать оештырылды.

Бу чарада татар язучыларыбызның шигырьләрен, әкиятләрен укыдык, табышмаклар чиштек, мәкальләрне искә төшердек. Балалар буыннан-буынга күчеп уйнала торган уеннарда катнаштылар. Аеруча түбәтәй, йөзек салу кебек уеннар алар күңеленә хуш килде. Балалар бик матур итеп татар халык биюен башкардылар. Нәниләр үзләренең туган телебездә китап укырга яратуларын да искәртеп уздылар.

Миләүшә Миңнехәерова, китапханәче

Фото: Венера Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса