Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Мәзәкләр укып елмаеп алыйк

Мәзәкләр укып алыгыз, күңелегез күтәрелеп китәр.

Кыйммәтле кәрәзле телефоннар чыгара торган компаниягә хат язам
әле.Телефонга дип алган кредитымны түләп бетерергә өлгергәнче, яңа модель
чыгарып ятмасыннар анда!


***
Әнисе “икеле” алып кайткан улын сүгә:
-Синнән моны көтмәгән идем!
-Әни, миннән ни көтүеңдә гаебем юк. Күпне көтүең – синең ялгыш, минем гаеп
түгел.


***
Фотофиништан күренгәнчә, беренче йөгергән Илһам абыйдан 20 см га калышкан
югары оч Зәйнәп апа финиш лентасына күкрәге белән алданрак килеп бәрелгән.
***
-Кара әле, яшьти, хатын киткәч, нишләргә кирәк ул?
-Фатирыңны,адресыңның, телефон номерыңны, машинаңны тизрәк алыштыр!
***


Психолог бер хатынга аңлата:
-Сүзегез үтмәсә, ирегезгә башкачарак тәэсир итеп карагыз. Әйтик, аның берәр
яраткан герое киемен киеп...
-Абау икән! Каян табыйм инде танк киемен?!


***

-Күршемдә гел карт-карчыклар яши. Аларның мине юлдан язган егеткә
санауларына сөенеп туя алмыйм. Участок сырхауханәсендә терапевт булып
эшләвемне генә белә күрмәсеннәр...

zamansulyshy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса