Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Мәзәкләр

Яр буенда бер-берсеннән ерак түгел генә бер бабай белән бер ир балык тотып утыра. Бабай кармагын сала да ала, сала да ала, ә теге ирнең калкавычы селкенеп тә карамый икән. Аптырагач, ул көндәше янына килә:

- Бабай, син нәрсәгә тотасың?

Тегесенең серен чишәсе килми, шуңа күрә алдаша:

- Чәйнәлгән кәҗә бугына.

Теге ир дәшми-тынмый гына китеп ба­ра һәм бераздан ярты чиләк кәҗә бугы күтәреп килә.

- Кая, бабай, бер пычранган-пычранган миңа да чәйнәп бир әле.

***

Ир белән хатын кунакка җыена. Ире:

- Сөеклем, кайсы күлмәгемне киим икән: каралган якалысынмы, төймәләре өзелгәненме, әллә изүендә кофе табы күренеп торганынмы?..

***

Ир кеше гаиләсенә күбрәк акча бирсен өчен, аның белән вакытында аерылырга кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса