Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Уяу булыгыз: шомафилар Салым хезмәткәрләре, имеш...

Россия Федераль салым һәм җыем хезмәте ТР районара 17 нче инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Татарстанда салым хезмәткәрләре исеменнән, телефон аша кеше алдаучы шомафилар тагын активлашкан. 14 март көнне, мәсәлән, инспекциягә бер гражданин мөрәҗәгать итә. "Avito" сайты аша эш эзләгәндә, бер хосусый предприятиегә шофёр кирәклеге, хезмәт хакының...

 

Россия Федераль салым һәм җыем хезмәте ТР районара 17 нче инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Татарстанда салым хезмәткәрләре исеменнән, телефон аша кеше алдаучы шомафилар тагын активлашкан.

14 март көнне, мәсәлән, инспекциягә бер гражданин мөрәҗәгать итә. "Avito" сайты аша эш эзләгәндә, бер хосусый предприятиегә шофёр кирәклеге, хезмәт хакының чама белән 40 мең сум тирәсе булачагы турында белдерү укый. Сайтта күрсәтелгән телефонга шылтырата, аңа бер ир кеше үзенә шофёр итеп эшкә алачагын әйтә. Тик башта "Сбербанк" мобиль банкында счёт ачу өчен мобиль телефонга 1 500 сум акча күчерергә (киләчәктә хезмәт хакы күчерәчәкләр, имеш), бер шешә коньяк алырга һәм салым инспекциясенә килергә куша, анда кайсы бүлмәгә керергә икәнен күрсәтәчәкләрен әйтә. "Паспортларыңны алырга онытма", - дип тә өсти. Барысын да күндәм генә үтәп, инспекциягә килгәч, бу ир-егеткә аның телефон мошенниклары корбаны булганлыгын аңлаталар, "Сбербанк"ка һәм эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәләр.

16 март көнне интернетта бер кафе хуҗабикәсенә карата кылынган кыңгыр эш турындагы хәбәр пәйда була. Бер егет аның янына язу тотып килә. Анда хуҗабикәнең берничә номерга акча күчерүен (барлыгы 35 000 сум), аннары Мәскәүдән килгән тикшерүчеләр өчен кафеда өстәл әзерләвен үтенеп язган булалар. Менә шул әзер табынга беркем дә килмәгәч кенә, ханым үзенең алданганлыгын аңлый да инде. Счётларын блокка куймакчы була, әмма нибары 3 мең сум акчасын гына саклап кала ала.

Телефон аша салым органнары исеменнән сезгә кем дә булса мөрәҗәгать итә икән, карар кабул итәргә ашыкмагыз, ныклап уйлагыз, башта 8 (85594) 7-80-30, 7-80-16,7-80-03 телефоннарының берәрсе аркылы элемтәгә керегез, шулай ук хезмәттәшләрегез, туганнарыгыз белән сөйләшеп алудан, хәтта белгечләргә, беренче чиратта, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүдән кыенсынмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса