Йөзем салкын тиюне дәвалый
Көннәр суыткач, салкын тиеп авырудан беркем качып кала алмый, дип уйлыйм. Вакытында дәваланмау үпкә авыруы, пневмония китереп чыгарырга мөмкин. Салкын тиюне дәвалауның ысуллары бик күп. Тик йөзем суы – иң ышанычлы дәва.
100 граммлы савытка йөзем салып, аны яхшылап юарга һәм иттарткычтан чыгарырга. Вакланган йөзем өстенә 200 грамм су салып болгатырга һәм 10 минут сүлпән утта тотарга. Сыекчаны яхшылап болгатып торырга кирәк. Уттан алгач, бераз суытырга һәм сөзәргә.
Йөзем суын көнгә 3 тапкыр бер ай буе эчәргә киңәш ителә.
Дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшләшеп алу кирәк!
Фото: /pixabay.com/
Чыганак: http://muslumirc.ru/news/stati/yzem-salkyn-tiyune-dvalyym
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа