Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Йод томат рассадалары өчен куркынычмы?

Йод үсемлеккә туфрактан азотны үзләштерергә ярдәм итә.

Йодның файдасы турында

Әлеге үзлек үсентеләр өчен бик мөһим. Чөнки бу химик элемент культураның үсешенә турыдан-туры йогынты ясый. Йод, билгеле булганча, антисептик, бактериягә, фунгицид кебек вируска каршы чара да. Йод белән тукландыру томат үсентеләренең гөмбә һәм вируслы авырулар белән зарарлану куркынычын киметә.
Йод томат рассадалары өчен куркынычмы?
    Күп ми күдарда булганда, йод үсемлекләр өчен дә, кеше өчен дә куркыныч. Ул тәнне пешерергә дә, көчле тынгысызлау китереп чыгарырга да сәләтле. Әмма тукландырган чакта аның сыек эретмәсе кулланыла, андые исә хәтта яшь үсентеләр өчен дә зыянсыз. Әгәр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсәң һәм тәкъдим ителгән дозаларда гына куллансаң, үсемлек өчен борчылырга кирәкми.
    Йод белән эш иткәндә герметик перчатка кияргә кирәк. Шунысын да онытмагыз, йод табын киемнән дә, кулдан да тиз генә юып бетереп булмый.  
Йод белән тукландыру рецепты
    Әлеге тукландыру чарасын көл салынган су (селте суы) нигезендә әзерлиләр. 100 грамм агач көленә бераз гына кайнап торган су салалар, 10 минут чамасы суыталар. Аннары аны 10 литрлы чиләктәге суга бушаталар, 10 тамчы йод өстиләр. Эремәне яхшылап болгатырга кирәк, ул әзер.    Сыекчаның температурасы чак кына җылымса булса, әйбәт. Үсентеләрнең күплегенә, зурлыгына карап, һәр үсемлеккә 250дән 500 миллитрга кадәр салалар.
Нинди нәтиҗә көтәргә?
Йод белән тукландырылган үсентеләр пикировкалауны җиңелрәк кичерәчәк һәм туфракка күчереп утырткач, яхшы үсеп китәчәк. Томатларның яшел массасы активрак формалашачак. Вирус һәм гөмбәчек белән чирләве кимиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса