Яңа ел каршылаганда сак булыгыз: кызыл уылдыкны күп ашарга ярамый!
Кызыл уылдык зур күләмдә организм өчен зыянлы, шуңа күрә Яңа ел каршылаганда аны күп ашарга диетологлар киңәш итми
“Уылдык - ул майлы продукт, аңа әле ак икмәк һәм атланмай да өстиләр. Ашказаны һәм бавыр әлеге продуктларны күпләп кабул итәргә әзер түгел”, – дип бер чәй кашыгыннан артык ашамаска куша белгечләр.
Уылдык, май һәм ак икмәк белән ясалган ун бутерброд ашаган кешенең сәламәтлегенә “көчле холестерин” һөҗүме дучар була икән.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа