УКРОП — кан басымын төшерә
Язын яшел тәмләткечләрне күбрәк ашарга кирәк
Укропта бик күп витаминнар, каротин, фолий кислотасы, тимер тозы, фосфор, кальций һәм калий бар. Ул кан тамырларын киңәйтә, кан басымын төшерә.
Петрушка – иң файдалы тәмләткеч. Аңарда кальций, магний, тимер, калий, фтор һәм фосфор бар. Йөрәк авыруларыннан җәфаланучыларга аны күбрәк ашарга кирәк.
Яшел суганда цинк, кальций, фосфор күп. Ул сөякләр өчен файдалы. Иммунитетны яхшырта, йөрәк-кан тамырларын ныгыта.
Яфраклы салат кан составын, матдәләр алмашын яхшырта, нерв системасын тынычландыра, кан басымын төшерә, организмнан начар холестеринны чыгара.
Сельдерей – сәламәтлек өчен иң куркынычсыз тәмләткеч. Анда С витамины, кальций тозы һәм фосфор бар. Ул матдәләр алмашын яхшырта, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга булыша.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа