Төрле тапларны бетерү ысуллары
Киемдәге лимон һәм мандарин тапларын бетерергә сөт ярдәм итә. Сөтне кайнатыгыз һәм тапны шуның белән җебетегез. Аннары юып, салкын суда чайкагыз
- Ачык төстәге киемдә йод табын крахмалдан боламык юк итә. Тапка крахмал белән су катнашмасын сыларга һәм 10 сәгатькә калдырырга. Соңыннан җылы суда сабынлап юарга.
- Стенада майлы кул таплары калдымы? Аларга акбур ышкып, 15 минут көтегез. Вакыт узгач, акбурны киҗе-мамык тукыма белән сөртегез.
- Теш пастасы – агач өслектәге фломастер һәм маркер тапларын бетерү өчен менә дигән чара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа