Сез бу язда каен бөреләрен җыеп алырга уйлаган идегезме?
Бөрене кайчан җыярга кирәк? Бу язма – сезнең өчен. Бөрене каеннарда сут хәрәкәте башланганда, бөреләр бүрткәч, әмма яфрак ярганчы җыярга кирәк.
Каен бөресе бәвелне куа, канны чистарта, тирләтә, иммунитетны ныгыта, аны подагра, ревматизм, тире авыруларыннан, геморройдан файдаланалар. Салкын тигәндә, грипп йоктырганда, кичтән 1 стакан кайнар суга 1 чәй калагы вакланган бөре салып, берничә минут төнәтергә кирәк. Чәй кебек эчегез дә төренеп ятыгыз. Ул тирләтә, иммунитетны ныгыта. Ревматизм борчыган-да, мазь ясап карагыз. Ул болай эшләнә: 250 г атланмайга 250 г каен бөресе алына. Эмаль кәстрүлгә 1,5–2 см биеклектә вак итеп туралган атланмай, өстенә шул кадәр үк бөре салына. Шул рәвешле, бөре белән майны чиратлаштырып салыгыз. Савытны герметик итеп ябыгыз. Капкачның кырыйларын камыр белән ябыштырып куярга була. Кәстрүлне 15 сәгать сүрән духовкада тотарга кирәк булыр. Аннан капкачын ачып суытыгыз. Катнашманы марля аша сөзеп, банкага тутырып куегыз. Нәтиҗәлерәк булсын өчен 25 г камфара кушарга мөмкин. Мазьны суыткычта сакларга кирәк.
Сызлаган буыннарга шушы мазьны сөртегез, өстеннән пленка кап-лап, җылы итеп төрегез. Берничә процедурадан соң ук хәлегез яхшырыр.
1 стакан вак итеп туралган яки төелгән каен бөресенә 0,6 л үсемлек мае кушып, 40 көн төнәтеп тотыгыз. Аннан 50шәр г дару ромашкасы һәм сары мәтрүшкә өстәгез дә 3 атна тагын төнәтегез. Бу төнәтмә геморройдан файда бирә. Көн саен арт юлга сөртә аласыз. Ул геморрой төеннәрен тиз төзәтә, ул дерматиттан да файдалы, косметология-дә дә уңышлы кулланыла.
Бөрене коры көнне җыегыз. Бер каенның бөреләрен күп кисмәгез, агачка зыян китермәгез.
Яз көне аны киптерүе авыр. Бүлмәдә кипмәсә, духовкага куегыз, температураны +30 градустан арттырмагыз. Кипкән бөре 2 ел саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа