“Престиж” препаратының инструкциясендәге кисәтүләрне укыгач, “бәладән баш-аяк”...
Бакчачылар язга әзерләнә.
СОРАУ: “Ел саен, бәрәңге уңсын, корт ашап бетермәсен дип, орлыклык бәрәңгене “Престиж” препараты белән эшкәртеп утыртабыз. Колорадо коңгызлары яфракларын ашап үлә, ә шул чорда формалашып үскән бүлбеләрендә ул зарарлы матдәләр кала микән? Кеше организмына алар ничек тәэсир итә? Агулап утырткан мондый бәрәңгене ашарга ярыймы соң? Организмнан ул агуны нинди юллар белән чыгарырга була?”
Газета укучыбыз Г. Латыйповның бу соравын без авыл хуҗалыгы кандидаты, һәвәскәр бакчачы Франс Хәсән улы ХӘЛИЛОВка юлладык һәм ул менә ни дип җавап бирде.
ҖАВАП:
Әлеге препарат бәрәңгене колорадо коңгызыннан саклау өчен кулланыла һәм, инструкциясендә язган мәгълүматларга караганда, кешеләр өчен чагыштырмача зарарсыз булып санала. Сәламәтлек өчен зыяны юк дип тынычландырырга тырышсалар да, мин шәхсән үзем “Престиж” препаратын кулланмыйм һәм менә ни өчен.
Бердән, корткычларга каршы кулланыла торган хәтта иң көчле дип саналган агу-химикатларның инструкцияләрендә дә аны уңышны җыеп алганга кадәр кимендә 20-25 көн алдан сиптерергә киңәш итеп язалар. Ягъни 25 көн вакыт узгач кына ул химикатлар белән эшкәртелгән җиләк-җимеш я яшелчәне ашарга ярый башлый, бары тик шул вакытка гына агу составы тулысынча таркалып, кеше организмы өчен зарарсызга әйләнә. Ә “Престиж” препаратының бу срогы 50 көн тәшкил итә, ягъни ике тапкыр озаграк. Шуңа күрә дә инструкциядә ачык язылган – иртә өлгерә торган сортлы бәрәңгене бу препарат белән эшкәртергә ярамый.
Икенчедән, әлеге агу-химикат белән киселмәгән, бөтен бәрәңгене генә эшкәртергә ярый, диелгән. Ә без исә, утыртасы бәрәңге бүлбеләрен, берничәшәр күз калдырып, махсус кискәләп утыртабыз. Димәк ярып утыртылган бәрәңгене бу препарат белән эшкәртергә ярамый булып чыга. Чөнки андый бәрәңге уңышындагы бүлбеләр дә ризык буларак кулланыр өчен куркыныч булып чыга.
“Престиж” препаратының инструкциясендәге әнә шундый кисәтүләрне укыгач, “бәладән баш-аяк” дип, мин аны кулланудан бөтенләй баш тарттым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа