Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Помидорны маринадларга яңа рецепт

Бөтен сере шунда: помидорны кура җиләге яфраклары салып маринадлагыз.

Аның помидоры да, тозлыгы да тәмле була. Өстәвенә, ул яхшы саклана. Кура җиләге яракларында була торган ацетилсалицил кислотасы әчергә бирмәчәк.

3 литрлы банка өчен 2 килограмм чамасы помидор, 3 кура җиләге яфрагы, 5-8 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр, 1 аш кашыгы 9 процентлы уксус алыгыз.

Эш тәртибе:
1. Стерильләштерелгән банка төбенә кура җиләге яфраклары, һуш исле һәм кара борыч, аннары помидорларны салыгыз.
2. Банка тулганчы кайнар су коегыз һәм 20 минут тотыгыз.
3. Суны кәстрүлгә бушатып, тоз, шикәр комы, уксус салып, кайнатып чыгарыгыз.
4. Банкага сарымсак тырнакларын һәм кайнар маринад салып, тимер капкач белән каплагыз.
5. Банканы одеял белән төреп, суынганчы шул хәлдә тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса